Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев рәислегендә Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Координация советы утырышы узды. Утырыш эшендә комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары, структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә җинаятьчелек торышы, шул исәптән элек хөкем ителгән һәм Зәй муниципаль районында балигъ булмаган затлар буенча 2021 ел нәтиҗәләре; иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны социаль адаптацияләү; балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр куелган иде. Утырышка йомгак ясап, Координация советы рәисе элеге юнәлештә эшне тагын да көчәйтергә тәкъдим итте.