ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе
Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбендә экологик агарту һәм табигать саклау чаралары үткәрү максаты белән укучылар укытучылары белән берлектә клумба өчен чәчәкләр эзерләде. Укучылар чәчәк үсентеләрен үстерделәр, чүлмәккә күчереп утырттылар, сыйныф тәрәзә төбенә куйдылар.
Бүген Җиңү Бульварында Чернобыль АЭСында һәм башка радиация һәм техноген һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Зәй шәһәрендә яшәүчеләргә куелган мемориаль таш янында, Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәтнең 36 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды.
Г.Тукай - бөек татар шагыйре. Тукай 26 апрельдә — матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганыч ки, ул бик яшьли үлсә дә, аның әсәрләре — озын гомерле булалар. Шул кыска гомерендә ул кайберәүләр 100 елда да үтәп чыга алмаслык эш башкарырга өлгерә.
“Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе укучылары 25 апрельдә көрәкләр, тырмалар. себеркеләр белән коралланып, мәктәп ишегалдын җыештыру максаты белән өмәгә чыктылар.
Район кырларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә барлык агрофирмалар һәм КФХлар сабан культураларын чәчүгә керештеләр. Туңга сөрелгән, пар һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда 100 дән артык агрегат җәлеп ителгән, эш 17150 гектарда башкарылган, бу планның 42% ын тәшкил итә.

25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген «Шатлык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен композитор Василий Павлович Соловьевның тууына 115 ел тулуга багышланган «Йөрәгемдә булган бар нәрсә» дип исемләнгән ретро - кичә узды.
«ЭКОяз 2022» республика акциясе кысаларында табигатькә сакчыл һәм кайгыртучан караш тәрбияләү, укучыларның экологик белемнәрен ныгыту максатыннан, Төги төп гомуми белем бирү мәктәбендә экологик викторина үткәрелде. Викторинада укучылар табигатьне ни өчен сакларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген белделәр.
ЭКОяз акциясе кысаларында Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Паркларга – безнең кайгырту» акциясе узды. Акциядә 30 укучы һәм 6 укытучы катнашты. Язгы һава торышы яхшы кәефкә ярдәм итте, барысы да бердәм һәм күңелле эшләде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Чыбыклы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең йорт хайваннары турында кайгырттылар. Укучылар үзләренең йорт хайваннарын карадылар, ашаттылар, аларны һавага алып чыктылар.
23 апрельдә 29 кешедән торган "Гвардия" эзләү отряды Волгоград өлкәсенең Городище районына экспедициягә кузгалды. Бу отрядның 1942 елда каты сугышлар узган урынга инде 15 нче тапкыр чыгуы, һәм бу юлны өч йөздән артык эзләүче үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International