«Йөрәгемдә булган бар нәрсә» ретро-кичәсе

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе
25 апрель көнне «Шатлык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен композитор Василий Павлович Соловьевның тууына 115 ел тулуга багышланган «Йөрәгемдә булган бар нәрсә» дип исемләнгән ретро - кичә узды. Бу көнне кунаклар композиторның биографиясе белән якыннанрак таныша, аның иҗади юлын карый, җырлар иҗат итү тарихы белән таныша алдылар. Чара Ватан эстрадасының классикасына әверелгән җырлар фрагментларын карау һәм тыңлау белән үрелеп барды.Чарада гадәти булмаган, үзгә атмосфера хөкем сөрде.Анда катнашучылар яшь чакларын искә төшереп, таныш җырларны кушылып җырлап утырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International