«Без мәктәп территориясе чисталыгы өчен!” акциясе

2022 елның 26 апреле, сишәмбе
“Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе укучылары 25 апрельдә көрәкләр, тырмалар. себеркеләр белән коралланып, мәктәп ишегалдын җыештыру максаты белән өмәгә чыктылар. Һәр сыйныф үзенә беркетелгән участокта намус белән эшләде. 5-6 сыйныф укучылары мәктәп тирәсен, 7-8 сыйныфлар урам якны, 9 сыйныфлар спорт мәйданын җыештырдылар. Күмәк эш күңелле шул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International