«Паркларга - безнең кайгырту» акциясе

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе
ЭКОяз акциясе кысаларында Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Паркларга – безнең кайгырту» акциясе узды. Акциядә 30 укучы һәм 6 укытучы катнашты. Язгы һава торышы яхшы кәефкә ярдәм итте, барысы да бердәм һәм күңелле эшләде. Авыл паркы һәм балалар мәйданчыгы территориясендә чүп-чар, коры үлән, яфраклар җыештырылды. Хезмәт нәтиҗәсен күрү рәхәт, күңелле, бу эшкә һәркем үз күңел җылысын һәм көчен кертте. Чиста һәм каралган территория тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендереп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International