«Хайваннар турында кайгырту»

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Чыбыклы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең йорт хайваннары турында кайгырттылар. Укучылар үзләренең йорт хайваннарын карадылар, ашаттылар, аларны һавага алып чыктылар. Балалар йорт хайваннары белән кечкенә яшьтән очрашалар, аларның назы, мәхәббәте турында беләләр, алар турында кайгыртырга өйрәнәләр. Хайваннар һәм бала арасында мондый элемтә балаларда сакчыл мөнәсәбәт, хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияли, укучыларга йорт хайваннары турында кайгыртучы кешеләрнең һөнәрләре белән танышырга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International