ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе
26 апрельдә Зәй муниципаль районында ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Груничев Александр Станиславович булып китте. Эш визиты кысаларында Әхмәт һәм Поручиково торак пунктларында газлаштыру программасы буенча газ кертелгән йортларны карау уздырылды.
«Экояз-2022» республика акциясе кысаларында «Кадер урта гомуми белеем мәктәбендә” территорияне чүп-чардан арындыру буенча өмә үткәрделәр. Мәктәп коллективы бик яхшы эшләде. Өмә бик җанлы һәм актив рәвештә узды.
«ЭКОяз 2022» акциясе кысаларында Зәй шәһәренең 9 нчы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында чүп-чарны аерым җыю буенча акция үткәрелде.
«Тылсымлы әкият» балалар бакчасында чүпне аерым җыю буенча "Безгә икенче тормыш бир" акциясе бара. Акциянең максаты: экологик тәрбия бирү, балаларда табигый байлыкларга сак караш тәрбияләү һәм икенчел эшкәртүгә тиешле калдыкларны җыюның заманча ысулы тәҗрибәсен кертү, шулай ук гаиләләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре җыйган икенчел чималны җыю һәм эшкәртүгә тапшыру.
Планетабыз - безнең уртак йортыбыз, һәр кеше аның байлыгын саклап, аңа сакчыл карарга тиеш. Хәзерге вакытта табигатьнең кеше тарафыннан пычратылуы мәсьәләсе кискен тора. Һәм аны комплекслы рәвештә хәл итәргә кирәк: чүп эшкәртүнең яңа технологияләрен эзләү юлы белән генә түгел, экологик тәрбия ярдәмендә дә.
2012 елның 26 апрелендә «Татарстан Республикасы буенча селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе» ФДБУнең Зәй районы Сәвәләй авылында урнашкан филиалында көзге бодайны һәм көзге арышны кышлату буенча көзге культураларның тәҗрибә кишәрлекләрен тикшерү үткәрелде.
26 нчы апрель көнне «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә», 10-11 нче сыйныф укучылары өчен, «Ясалма интеллект» темасына «Саннар дәресе» үткәрелде. Дәресне Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе урынбасары Марсель Вәлиуллин үткәрде.
«Пушкин картасы» - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган һәм 14-22 яшьлек яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыруга юнәлдерелгән проект. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы яшьләре дә бу мөмкинлектән теләп файдалана. Зәй муниципаль районында «Пушкин картасы» программасы өч мәдәният учреждениесендә тормышка ашырыла: «Энергетик» мәдәният йорты, «Зәй туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе һәм «Киноучреждение» МБ. Бүгенге көндә Пушкин картасын 1077 кеше, ягъни шәһәр һәм район укучыларының 92% рәсмиләштергән.

26
апрель, 2022 ел
сишәмбе
"Тукай әкиятләрен барлап". Балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән әдәби программа әнә шулай дип аталды. Бәйрәм чарасына «Тату гаилә» һәм «Теремкәй»балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар чакырылган иде.
Бөтенроссия Экологлар көне кысаларында «Теремкәй» балалар бакчасында «Тәрәзә төбендә бакча» экологик конкурсына йомгак ясалды. Мини-бакча балаларның игътибарын җәлеп итсен өчен педагоглар төрле сюжетлар уйлап тапкан. Һәр төркемдә үз бакча дизайны бар: кайдадыр үсентеләр белән чүлмәкләр арасында көнбагыш үрелеп үсә, кайдадыр ярдәмгә әкият геройлары килгән, бакча карачкысы, кайдадыр вагоннар белән паровоз чаба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International