Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләр Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр
2022 елның 26 апреле, сишәмбе
Г.Тукай - бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә — матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганыч ки, ул бик яшьли үлсә дә, аның әсәрләре — озын гомерле булалар. Шул кыска гомерендә ул кайберәүләр 100 елда да үтәп чыга алмаслык эш башкарырга өлгерә. Күрәсең, кеше аз гына яшәп тә гаять зур эш эшләргә, шул хезмәтләре белән халык күңеленә кереп калырга мөмкин икән. Тукай - әнә шундыйлардан. Тукай безгә якын, кадерле, ул һәрчак безнең күңел түребездә. Бөек Тукайны искә алу өчен 26 нчы апрельдә “Энергетик” мәдәният йорты каршында зур бәйрәм үтте. Бәйрәмгә Зәй районы һәм шәһәренең мәктәп укучылары, “Адымнар” коллективы килгән иде. Тукай исән. Җыры күңелләрдә, Яшәсәк тә үзен күрмичә. Тукай килә моңлы сазын уйнап, Шагыйрьләргә тынгы бирмичә,- дигән шигъри юллар белән “Адымнар” коллективы җитәкчесе Миннекаев Фәннур Галимҗанович бәйрәмне ачып җибәрде. Ул укучыларны Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштырып узды. Сәхнәдә яраткан шагыйребезнең бик күп шигырьләре биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә 2 нче мәктәпнең “Умырзая” театр коллективы шагыйрьнең “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре сәхнәләштереп күрсәтте. 4нче мәктәпнең Урамова Владаның “На русской земле”, Чыбыклы мәктәбенең Әфләтунов Илгиз сөйләгән “Кәҗә белән Сарык” әкияте, Ситникова Раиләнең “Национальные мелодии”(1нче мәктәп), Шайдуллин Айнар белән Ибрагимов Әмирнең “Кызыклы шәкерт” шигыре (“Ләйсән” балалар бакчасы), Сөнгәтуллина Нәзиләнең “Шаян песи” (7 нче мәктәп), 6нчы мәктәп укучысы Москова Софиянең “Ласточка” шигыре укучыларның күңелен яулап алды. Габдулла Тукайның туган көне татарларның Гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Зәйдә 9 Май алдыннан Җиңү бульварында декоратив алмагачлар утырттылар
5 майда Зәйдә Җиңү бульварында зур күләмле яшелләндерү акциясе узды. «Хәтер бакчасы акциясе кысаларында декоратив алмагачлар утыртылды, алар үзәк мәйданны төзекләндерүнең дәвамы булды.
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә узды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре «Яшьләр» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә уздырдылар.
Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм: табигатьне бергәләп сакларга өйрәнәбез
Зәй шәһәренең 5нче мәктәбендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм» программасы гамәлгә ашырыла. Аның максаты-мәктәп укучыларында экологик культура һәм туган як табигатенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
4
май, 2026 ел
Район башлыгы "Зәй крекеры" ның перспективаларын бәяләде
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй крекеры»кондитер фабрикасында булды. Эш сәфәре барышында ул предприятие җитәкчелегендә очрашты, агымдагы елга җитештерү планнары белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз