ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2022 ел
сишәмбе
15 августта «Безнең ишегалды лагере» проекты старт алды, ул Татарстан Республикасының Яшел үзән, Лениногорск, Әлмәт, Буа һәм Зәй районнарын үз эченә ала. Шунысын билгеләп үтү мөһим, әлеге проект Татарстан Республикасының муниципаль районнарында беренче тапкыр уза, һәм барлык районнар - катнашучылар проектны гамәлгә ашыру процессы белән бик мавыгып шөгыльләнәләр.
Зәйдә район җитәкчелегенең хезмәт коллективлары белән очрашулары дәвам итә, анда халыкны районның агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары белән таныштыралар. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй шикәре» ААҖ һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективлары белән очрашты.

15
август, 2022 ел
дүшәмбе

10 -11 нче августта  Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2009-2010 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «С» дивизионы ярымфиналы узды. Финалга чыгу өчен дүрт команда көч сынашты: Арча шәһәренең «Арча», Зәй шәһәренең «Барс», Сарманның «1 нче урта мәктәбе», Минзәләнең «Олимп» командалары. 


13
август, 2022 ел
шимбә
Бүген «АгроКөч –сервис» АҖнең 5нче номерлы ремонт цехы базасында район башлыгы Р.Г. Кәримов, «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Агрокөч сервис» АҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары П. В. Чаплыгин катнашында чөгендер җыю техникасы кабул ителде.
Бүген "Энергия" стадионында «Физкультурачы көне – 2022» спорт бәйрәме узды. Әлеге чара «Спорт-яшәү нормасы» төбәк проектының «Демография» милли проекты максатларына ирешүгә - халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.

12
август, 2022 ел
җомга
Бүген 6 нчы урта мәктәп базасында район башлыгы Разиф Кәримов шәһәр һәм район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашында «Яңа шәһәр» микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.

11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды.
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның беренче очрашуы бүген Зәй ГРЭСында электростанциянең хезмәт коллективы белән узды.
2022 нче елның 1 нче августына Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 111 кеше эшсез дип теркәлгән, шуларның 13е эшсез дип танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International