Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Физкультурачы көнен бәйрәм иттеләр
2022 елның 13 августы, шимбә
Бүген "Энергия" стадионында «Физкультурачы көне – 2022» спорт бәйрәме узды. Әлеге чара «Спорт-яшәү нормасы» төбәк проектының «Демография» милли проекты максатларына ирешүгә - халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. Бәйрәм кунаклары өчен районның дүрт спорт мәктәбендә һәм спорт клубларында алып барыла торган спорт төрләре презентацияләре оештырылды. Актив гаиләләр ГТО фестивалендә катнаштылар. Шәһәр халкына һәм кунакларына төрле спорт төрләре буенча дәресләрне бер урында күрү, шулай ук муниципаль спорт мәктәпләренең ничек эшләвен белү мөмкинлеге бирелде. Ата-аналар физик культура һәм спорт өлкәсендә белгечләрдән консультацияләр ала, учреждениеләрнең спорт юнәлешләре белән таныша, аларның казанышларын, тренерлар составын, мәктәпләргә керү һәм дәресләр үткәрү шартлары белән таныша алдылар. Барлык Зәй халкын бәйрәм белән Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Рәзиф Гали улы котлады. Тантаналы чарада шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Әшрапов Илфат Зиннур улы, район башлыгының спорт буенча җәмәгать ярдәмчеләре – ТР чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Галиев Эдуард Шәйхенур улы һәм Россиянең атказанган тренеры Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы катнашты. Бәйрәм тантанасында физик культура өлкәсе хезмәткәрләрен, физкультура хәрәкәте активистларын, спорт ветераннарын, Россия дәрәҗәсендәге ярышларда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларны һәм аларның тренерларын бүләкләделәр. Бәйрәм төрле ярышлар белән дәвам итте. Спорт мәйданчыкларында пляж волейболы буенча һәвәскәрләр командалары арасында район беренчелеге, предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында җиңел атлетика эстафетасы, һәвәскәрләр командалары арасында футбол буенча турнир (8х8) узды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз