Район башлыгы Икътисади совет утырышын уздырды

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. «Зәй кирпеч заводы» ҖЧҖ директоры Бычков Игорь Николаевич 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре һәм 2022 елга көтелгән эшчәнлек нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Кирпеч заводы 1992 елда проект егәрлеге - елына 15 млн.данә кирпеч чыгаруга исәпләнеп төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. 36 кешедән торган коллектив М100, М125 маркалы керамик кирпеч җитештерү белән шөгыльләнә. Кирпеч җитештерү процессы чимал – балчык чыгару белән башлана. Чыгару эшләре Иске пальчик карьерасында ачык ысул белән, сезонлы алып барыла. Коллектив җитештерү күләмнәрен уңышлы үстерә, 2022 елның 6 аенда продукция җитештерү 1121 мең данә тәшкил итте, киләчәккә җитештерү мәйданнарын киңәйтү планнары бар. Икътисади совет әгъзалары фикер алыштылар. Утырышка Р. Г. Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International