Зәй хезмәт базарындагы хәл турында

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

2022 нче елның 1 нче августына Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 111 кеше эшсез дип теркәлгән, шуларның 13е эшсез дип танылган. Эшсезләр структурасында пенсия алды яшендәге гражданнар гомуми эшсезләр санының 32,4% ын тәшкил итә. Эшсезлек дәрәҗәсе-0,37%. Эш эзләүче буларак исәпкә алынган - 633 кешедән, 364 кеше эшкә урнаштырылган. Агымдагы елның 1 августына эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 2176 булган (эшче һөнәрләр буенча – 1861). Булган барлык вакансияләр «Россиядә эш» парталында урнаштырылган (trudvsem.ru) гомуми практика табибы, шәфкать туташы, тәрбияче, кастелянша, автомобиль йөртүче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, кухня эшчесе, пешекче, төрүче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, тракторчы, слесарь-ремонтчы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, каравылчы, биналарны комплекслы хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшче, техник-лаборант бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр булып торалар. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 августына бер вакансиягә 0,05 кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International