ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Лубян урман-техник колледжында керү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Абитуриентларны «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм лшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» белгечлекләренә чакыралар.

24
август, 2022 ел
чәршәмбе
Бүген «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерендә ял итүче малайлар һәм кызлар шәһәрнең 370 еллыгына багышланган парламент дәресе барышында Зәй һәм Зәй районы турында күп яңалыклар белделәр. Чараның хөрмәтле кунагы Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов булды.
Бүген Зәй сусаклагычы яры буенда йөзү буенча ачык тренировка оештырылды. Әлеге чара «Демография» милли проекты максатларына ирешүгә - халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Авыруларны карау мәктәбе – «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла торган озак вакыт тәрбияләү системасы социаль сервисларының берсе. Мәктәпнең әйдәп баручы роле - якыннарын мөстәкыйль карарга теләүче аз мобильле гражданнарның туганнарын укыту, авыр авырулы кешеләрне тәрбияләүнең гамәли күнекмәләрен (ашату һәм урын-җир, киемнәрен алыштыру, тәнен эшкәртү), тернәкләндерүнең техник чараларын куллану.

23
август, 2022 ел
сишәмбе
Бүген Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты.

22
август, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген Тавлин урамы, 28 йортта һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен билгеләп үттеләр. Август ахырында үткәрелә торган һәм Татарстан Республикасы Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә багышланган бәйрәм шәһәребезнең күркәм традициясенә әверелде.
2022 елның 20 августында Красновидово авылында «Алма спасы» бәйрәме узды.
Бүген Зәй сусаклагычы яр буенда Россия Федерациясе Дәүләт әләме көненә багышланган акция узды. Беренче тапкыр триколор күп еллар элек 22 августта күтәрелде.
19-21 августта Ижау шәһәрендә Идел буе федераль округы чаңгычылары-узышчылары арасында 2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында гомумфизик әзерлек буенча җәйге ярышлар узды, анда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
19 августта Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендере казуга керештеләр. Район чөгендерчеләренә быел 8 мең 905 га мәйданнан шикәр чөгендерен җыеп аласы бар. Шикәр чөгендерен җыюда ROPA Tiger маркалы 14 чөгендер җыю комбайны һәм ROPA Maus маркалы 4 чөгендер төягеч эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International