ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2022 ел
шимбә
Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелеккә таныту, бүләкләү һәм тарату максатыннан, «Ел инженеры» III республика конкурсы башланды.

30
сентябрь, 2022 ел
җомга
Хөрмәтле пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Өлкәннәр көне уңаеннан, Зәйдә яшәүче 107 яшьлек Антонина Михайловна Чижованы бәйрәм белән котладылар. Бүген аның янына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев килде.

Бүген Зәйнең үзәк мәйданында иртәдән бирле кеше күп иде. Чираттагы мобилизацияләнгән зәйлеләрне озатырга бик күп туганнары, якыннары һәм танышлары җыелды.

29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Балаларда һәм яшьләрдә сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү эшен оештыру буенча киңәшмә 29 сентябрь көнне «Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге - мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе" базасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында «Балалар һәм яшьләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, сәләтләрен үстерү шарты буларак өстәмә белем бирүнең нәтиҗәле системасы» темасына белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе булып узды.
«Мәрхәмәт- Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын - кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә, 2022 елның 5 октябрендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын – кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.

28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе
Бүген Зәйдә Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизацияне игълан итү турында» 21.09.2022 № 647 Указы нигезендә чакырылган гражданнарны мобилизацияләделәр.

Зәй шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан «Тегүче» программасы буенча һөнәри белем алуга җибәрелгән эшсез гражданнар «3 разрядлы тегүче» һөнәре буенча таныклыклар алдылар.

27 сентябрьдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы-роллерлар буенча Россия Кубогы финалын ачу тантанасы булды.
25 сентябрьдә тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннарның каратэ буенча яңа спорт сезонын ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International