Зәйдә хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән гражданнарны озаттылар

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бүген Зәйдә Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизацияне игълан итү турында» 21.09.2022 № 647 Указы нигезендә чакырылган гражданнарны мобилизацияләделәр. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов хәрби хезмәткә чакырылучыларга үзенең җылы теләк сүзләре белән мөрәҗәгать итте, аларга уңышлар теләде. Мобилизацияләнүче гаиләләр районнан өстәмә ярдәм чаралары алачак: балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү һәм мәктәпләрдә укучыларны тукландыру. Мобилизацияләнгән ир-атларны район кирәкле медикаментлар һәм җылы кием белән тәэмин итте. Район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә мобилизациядән соң ким дигәндә беренче ике ай дәвамында үз хезмәткәрләренә уртача хезмәт хакын саклап калу турында рекомендация җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International