Бүген Зәйнең үзәк мәйданында иртәдән бирле кеше күп иде. Чираттагы мобилизацияләнгән зәйлеләрне озатырга бик күп туганнары, якыннары һәм танышлары җыелды. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район ветераннар Советы рәисе Алексей Васильевич Алексеев Ватанны саклаучыларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Район башлыгы сугышчыларыбызның Җиңү бульварыннан җибәрелү символикасын билгеләп үтте. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны чын геройлар дип атап, барысына да туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Мобилизацияләнгән һәр гаилә контрольгә алыначак, барысына да социаль һәм әхлакый ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Мобилизацияләнгән ир-атларны район кирәкле медикаментлар һәм җылы кием белән тәэмин иттеләр, эшмәкәрләр азык-төлек җыелмасы белән ярдәм иттеләр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны фатиха биреп озатып калдылар.