Зәйдә республиканың иң өлкән кешесен котладылар

2022 елның 30 сентябре, җомга

Өлкәннәр көне уңаеннан, Зәйдә яшәүче 107 яшьлек Антонина Михайловна Чижованы бәйрәм белән котладылар. Бүген аның янына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев килде. Антонина Михайловна исеменә район мәдәният йорты автоклубының үзешчән сәнгать артистлары башкаруында иң җылы теләкләр һәм аның яраткан җырлары яңгырады. Ул тумышы белән Казахстаннан, Зәй шәһәренә ГРЭС төзелешендә катнашкан улы артыннан килгән. Хәзер аның турында кызы Людмила Задер кайгырта, аңа да быел 85 яшь тулган. Яше зур булса да, Антонина Чижованың хәтере яхшы, күзләре дә әйбәт күрә. Ул телевизор карый, аның үзенең яратып карый торган аерым тапшырулары бар.  Илнең  бөтен сәяси һәм икътисади тормышы белән танышып торуны үзенең бурычы дип саный. Антонина Чижова бүгенге көндә Татарстан Республикасында иң өлкән хатын - кыз, республиканың иң өлкән 102 яшьлек ир-аты Питрәчтә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International