Зәйлеләрне "Ел инженеры" республика конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 1 октябре, шимбә
Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелеккә таныту, бүләкләү һәм тарату максатыннан, «Ел инженеры» III республика конкурсы башланды. Конкурс өч категория һәм унике номинация буенча ике этапта үткәрелә, соңгысы конкурс эшләрен яклау белән күчмә семинар рәвешендә узачак. Конкурс турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча урнаштырылган http://mpt.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-inzhener-goda.htm. Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында сылтама буенча теркәлергә кирәк https://инженеррт.рф/#register шуннан соң Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә (420111, Казан шәһәре, Островский ур., 4 йорт) конкурс турындагы нигезләмә нигезендә документлар оригиналларын тәкъдим итәргә. Конкурста катнашу өчен оештыру взносы алынмый. Катнашучыларны турыдан-туры семинар уздыру урынына илтүне җибәрүче як башкара. Сораулар буенча 8-950-312-16-61 телефоны аша Заһидуллина Эльвирага, яки әлеге электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә була smpotatarstan@yandex.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International