Зәйдә эшсезләр төркеме һөнәри белем алды

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Зәй шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан «Тегүче» программасы буенча һөнәри белем алуга җибәрелгән эшсез гражданнар «3 разрядлы тегүче» һөнәре буенча таныклыклар алдылар. Уку өчен төркем агымдагы елның июлендә оештырылды, аңа өстәмә белем алырга теләгән 5 кеше керде. Укулар Зәйдә көндезге формада үтте. Профессиональ әзерлек программасы 480 сәгать тәшкил итте. Укытучы Политова Светлана Николаевнаның профессиональ эше нәтиҗәсендә имтиханнар «Тегү эшләнмәләрен конструкцияләү һәм модельләштерү нигезләре», «Кул һәм машина эшләрен башкару күнекмәләрен үзләштерү» кебек дисциплиналар буенча тыңлаучылар тарафыннан бик яхшы тапшырылды, шулай ук укыту программасында каралган барлык зачетларны уңышлы тапшырдылар. Булачак тегүчеләр өчен имтихан эше эчке кием тегү булды, аны барысы да «бик яхшы» билгесенә башкарды. Төркем коллективында уку вакытында дустанә мөнәсәбәт урнашты. Тыңлаучылар укытучы С. Н. Политовага алган белемнәре  өчен рәхмәтле. Тегүче һөнәре шактый кирәкле һөнәр булып санала: мондый белгечләргә кием-салым ремонтлау остаханәләре, җиңел сәнәгать предприятиеләрендә ихтыяҗ бар, шулай ук үзмәшгуль булып теркәлергә һәм мөстәкыйль эшләргә дә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International