27 сентябрьдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы-роллерлар буенча Россия Кубогы финалын ачу тантанасы булды. Ярышларда катнашу өчен Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 180 спортчы теркәлгән. Ачылыш тантанасында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, Россия чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы, физик культура буенча район башлыгы ярдәмчесе Эдуард Галиев, Россия чаңгы ярышлары Федерациясенең әйдәп баручы белгече, Россиянең Бөтендөнья Универсиадалары даими вәкиле Галина Шлыкова, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Ашрапов катнашты. Ярышлар «Ялта-Зәй» спорт комплексында 27 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр узачак. 1 октябрьдә спринт узышы шәһәрнең Ефимов урамында үткәреләчәк.