Балаларда һәм яшьләрдә булган сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү эшен оештыру буенча киңәшмә үтте

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Балаларда һәм яшьләрдә сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү эшен оештыру буенча киңәшмә 29 сентябрь көнне «Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге - мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе" базасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында «Балалар һәм яшьләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, сәләтләрен үстерү шарты буларак өстәмә белем бирүнең нәтиҗәле системасы» темасына белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе булып узды. Балалар һәм яшьләрдә сәләтләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү эшен оештыруның актуаль юнәлешләре турындагы доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Сафаргалиев Э.Р. чыгыш ясады. 4нче мәктәп директоры Ларина А.Р., «Балалар иҗаты йорты», «Балалар сәнгать мәктәбе», «Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге - мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе» өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре әлеге юнәлеш буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов киңәшмәгә йомгак ясады һәм 2022-2023 уку елына директорлар корпусы, педагоглар җәмгыяте алдындагы бурычларны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International