Зәй каратэчылары яңа спорт сезонын уңышлы ачтылар

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

25 сентябрьдә тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннарның каратэ буенча яңа спорт сезонын ачтылар. Димитровград шәһәрендә балалар, егетләр һәм кызлар арасында каратэ Киокусинкай буенча ачык шәһәр ярышлары узды. Анда Идел буе федераль округының һәм Татарстан Республикасының 10 шәһәреннән 400 спортчы катнашты. Безнең спортчыларыбыз көчле ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәтеп, югары спорт дәрәҗәсендә чыгыш ясадылар. Үз категорияләрендә Ревин Егор, Ишмөхәммәтов Әмир, Ишмөхәммәтов Тимур, Вәлишин Айрат, Плеханов Дмитрий, Агапова Элиза, Москова София җиңүчеләр булдылар. Ярышларның көмеш медальләрен Скопинцев Георгий, Решетов Роман яулады. Алиев Алибек бронза медальләр белән бүләкләнде. Әлеге ярышлар 9 октябрьдә Новосибирск шәһәрендә узачак халыкара ярышларга әзерлек этабы булды, анда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең шәһәр спортчылары да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International