ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2023 ел
чәршәмбе
29 мартта С. Рафыйков исемендәге үзәк китапханәдә "Минем ишегалдым лагере" проектының язгы сменасы балалары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында “Юл белән дус булыйк” дип аталган танып белү программасы узды.
29 мартта «Энергетик» мәдәният йорты янында өмә узды.
Зәй шәһәренең “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназияе”, Түбән Биш һәм 1 нче мәктәп укучылары 28 нче мартта Казан шәһәренең Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында, Педагог һәм остаз елы кысалары уңаеннан, шулай ук педагогик һөнәрне популярлаштыру максатыннан, “Укытучы булу-шәп!”- дип аталган I Республикакүләм психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар слетында катнашты.
Зәй районында «Минем карьерам бердәм Россия белән» проекты кысаларында Зәй политехник көллиятен тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

28
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген музыка мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасы керәшеннәре милли – мәдәни җәмгыяте Зәй бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды.

Бөтендөнья театр көне-бөтен планета буенча ел саен 27 мартта билгеләп үтелә торган барлык театр хезмәткәрләренең халыкара һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәм традицион рәвештә «Театр-халыклар арасында үзара аңлашу һәм тынычлыкны ныгыту чарасы» - дигән девиз астында уза.
27 мартта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү чарасы буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү» зона семинары узды.
24-26 мартта Ижевск шәһәрендә Россия Герое С.Борин истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды, анда Россиянең 23 төбәгеннән спортчылар катнашты.
23-25 мартта Оренбург шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында спорт көрәше буенча (грек-рим) Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Зәй муниципаль районында «Хәтер дивары» патриотик акциясе үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International