27 мартта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү чарасы буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү» зона семинары узды. Анда Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Зәй районнарыннан функциональ грамоталылыкны үстерү буенча ТР терәк мәктәп җитәкчеләре, мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү буенча директор урынбасарлары, башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Зәй районының 1, 2, 3, 4, 6, 7 нче мәктәп укытучылары мастер-класслар үткәрделәр, укучыларның уку, математика, финанс, табигый-фәнни грамоталылыгын формалаштыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы яңартылган ФГОС үзенчәлекләре белән таныштырды, мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты Кинҗәбулатова Гөлназ Рамил кызы социаль һәм табигый-фәнни проблемаларны хәл итүгә ачык банк йөкләмәләрен тикшерү буенча методик практикум үткәрде. Зәй районы мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлеге башлыгы Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы семинарга йомгак ясады.