Тарихыгызны онытмагыз! Аны балаларыгыз өчен саклагыз!

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Зәй муниципаль районында «Хәтер дивары» патриотик акциясе үткәрелә. «Хәтер дивары» акциясе - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотолары һәм алар турында кыскача мәгълүматлар белән истәлекле мемориаль экспозиция булдыру. Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклаган һәм безнең көннәргә кадәр яшәмәгән туганнарга һәм якыннарга рәхмәт белдерү. Сугышның тере хәтере, ул юкка чыкмый, еллар узу белән онытылмый.

Катнашу өчен түбәндәге почтага (zai.muzei@yandex.ru)  Бөек Ватан сугышында катнашучының яки хезмәт фронты ветеранының сканерланган фотосы; туган һәм үлгән көне, дәрәҗәсе, хәрби хезмәт үткән урыны турында кыскача мәгълүмат.

Акцияне үткәрү вакыты 2023 елның 28 мартыннан 25 апреленә кадәр дәвам итә.

Тарихыгызны онытмагыз! Аны балаларыгыз өчен саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International