Россия Герое С.Борин истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

24-26 мартта Ижевск шәһәрендә Россия Герое С.Борин истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды, анда Россиянең 23 төбәгеннән спортчылар катнашты. «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары түбәндәге урыннарны яуладылар: 26 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Мөгурбиев Абүбәкәр чемпион булды, шулай ук иң яхшы техника өчен махсус призга лаек булды. Хөснетдинов Әмир 29 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бронза призер, Юнысов Айнур 32 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бронза призер, Землянов Данис 37 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чемпион булды. 48 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Кәлимуллин Кәрим чемпион булды. (Тренерлар Кәлимуллин Ленар Мөдәррис улы һәм Хәйруллин Илнар Гайсә улы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International