29 мартта «Энергетик» мәдәният йорты янында өмә узды. Мәдәният сарае хезмәткәрләре урамга чыгып, тирә-як территорияне тәртипкә китерделәр. Алар узган елгы үлән һәм яфракларны, көнкүреш чүп-чарларын җыйдылар, бина яны янәшәсендәге юлларны тәртипкә китерделәр. Саф һавада эшләү һәркемнең кәефен күтәрде. Хәзер «Энергетик» мәдәният йорты тирәсендә чисталык һәм тәртип.