ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе
4 нче апрельдә экологик икеайлык кысаларында 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары ташландык материалдан үз куллары белән эшләнмәләр ясау буенча гаилә акциясендә катнаштылар.
«Җирне коткарыйк» - экологик квест-уены «Күкчәчәк» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары өчен оештырылды.

3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе
Илнең төп байлыкларының берсе – Россия урманына сак караш тәрбияләү, урманчы һөнәренең абруен күтәрү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, үрчетү һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү максатларында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.03.2023 № 771-р боерыгы нигезендә агымдагы елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак (Алга таба – акция).
Бүген Зәй халкы махсус операция вакытында һәлак булган кече сержант Алексей Иванович Агашкинны соңгы юлга озатты. Ул хәрби бурычын намус һәм батырлык белән үтәде, ахырга кадәр хәрби антына тугры калды һәм үз исемен мәңгегә тарихка язды.
"Энергетик" мәдәният сараенда «Пушкин картасы» программасының «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына, Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Халыклар тынычлыгы һәм дуслыгы елына багышланган "Һәрвакытта да бердәмлектә һәм дуслыкта» һәм «Дөньяга игелек күзләре белән кара» дип аталган хисап концертлары узды.

31
март, 2023 ел
җомга
Бүген Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дымны яба башладылар.
Бүген Координация советы комиссиясе Зәй шәһәренең ябык йөзү бассейны төзелеше объектында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы нормалары үтәлешен тикшерде

30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе
28-29 мартта Казанда туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.
Шушы көннәрдә шәһәр мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре шәһәр китапханәсенең 7-нче филиалы, Мирный бистәсенең «Бөгелдә» ТОС рәисе белән берлектә Халыкара су һәм су ресурслары көненә багышланган "Суның тылсымлы көче" экологик бәйрәмен үткәрделәр.

2023 елның 31 мартында «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге, «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия  иҗтимагый оешмасы белән берлектә бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырачак. 7-30-94 телефоны буенча алдан язылу кирәк була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International