Зәйдә ТР керәшеннәр милли-мәдәни җәмгыяте җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген музыка мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасы керәшеннәре милли – мәдәни җәмгыяте Зәй бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды.

Очрашуда җәмгыятьнең соңгы өч елдагы эшенә йомгак ясалды һәм яңа рәис сайланды. Конференция эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан Республикасының керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, танылган якташыбыз, Татарстан Республикасының халык артисты, җырчы, шагыйрь, композитор, «Яр Чаллы шәһәренең керәшен җәмгыяте» җитәкчесе Виталий Агапов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Баграж авыл җирлегендә керәшеннәрнең халык традицияләрен саклау һәм үстерү чаралары турында җирлек башлыгы, идарә әгъзасы Петр Минеев сөйләде. Зәй туган якны өйрәнү музееның керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятен саклау буенча эше белән музей директоры, идарә әгъзасы Александр Исаков таныштырды; керәшен чиркәве төзелеше барышы турында Изге Макарий Алтайский гыйбадәтханәсе настоятеле, идарә әгъзасы Александр Расторгуев хәбәр итте.

Конференциядә 17 кешедән торган идарәнең яңа составы расланды. Идарә әгъзалары бертавыштан Валентин Атласовны керәшеннәр милли – мәдәни җәмгыяте Зәй бүлекчәсе җитәкчесе итеп сайладылар.

Конференциядә катнашучылар алдында Сарсаз-Баграж авылыннан Петр Утяганов җитәкчелегендәге «Сандугач» балалар ансамбле һәм район мәдәният йортының «Җиләк» фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Конференция ахырында Уразайкин Петр Сергеевич район башлыгы Рәхмәт хатларын, ә Белоусова Людмила Даниловна Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Мактау грамоталарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International