"Укытучы булу бик шәп!”-I Республика психологик-педагогик сыйныфлар слеты

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Зәй шәһәренең “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназияе”, Түбән Биш һәм 1 нче мәктәп укучылары 28 нче мартта Казан шәһәренең Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында, Педагог һәм остаз елы кысалары уңаеннан, шулай ук педагогик һөнәрне популярлаштыру максатыннан, “Укытучы булу-шәп!”- дип аталган I Республикакүләм психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар слетында катнашты. Әлеге слетны ТР Мәгариф һәм фән министры Хадиуллин Илсур Гәрәй улы ачып җибәрде. Укучыларга Институт буенча күзәтү экскурсиясе оештырылды, мастер-класслар күрсәтелде. Слет нәтиҗәләре буенча педагогик сыйныфларны үстерү планы проекты турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International