29 мартта С. Рафыйков исемендәге үзәк китапханәдә "Минем ишегалдым лагере" проектының язгы сменасы балалары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында “Юл белән дус булыйк” дип аталган танып белү программасы узды.
Китапханә хезмәткәрләре юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, балалар өчен саклану элементлары һәм юлларда көтеп торган куркынычлар турында сөйләделәр. Балалар өчен төрле конкурслар, эстафеталар, викториналар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча табышмакларны чишү үткәрелде, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде.
Балалар үзәк балалар китапханәсенең «Урмандагы вакыйга» дип аталган театральләштерелгән курчак тамашасын зур кызыксыну белән карадылар.