28-29 мартта Казанда туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Конкурс "2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Татарстан республикасының муниципаль районнарыннан һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килгән педагоглар "Мастер-класс", "Дәрестән тыш эшчәнлек проекты" һәм "Түгәрәк өстәл" конкурс сынауларында катнаштылар. Зәй районын Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Карманова Ольга Евгеньевна катнашып "Яхшылык бүләк итү" номинациясендә җиңүче булды.