4 нче апрельдә экологик икеайлык кысаларында 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары ташландык материалдан үз куллары белән эшләнмәләр ясау буенча гаилә акциясендә катнаштылар. Ташландык материалларны конструкцияләү- ташламыйча, табигатьне пычратмыйча, кулланылган пластик шешәләр, сок тартмалары, бөкеләр, пластик капкачларга яна тормыш бирү ысулы. Акция экологик культураны, укучыларның һәм ата-аналарның актив тормыш позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән.