Бүген Координация советы комиссиясе Зәй шәһәренең ябык йөзү бассейны төзелеше объектында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы нормалары үтәлешен тикшерде.
Аның нәтиҗәсендә эшләрнең билгеләнгән график буенча алып барылуы ачыкланды, барлык хезмәткәрләр махсус кием һәм һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Объектта хезмәтне саклау журналлары һәм рөхсәт документлары барысы да бар.