Бүген Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дымны яба башладылар.
Беренчеләрдән булып эш «Зәй шикәре» һәм «Зәй» агрофирмасында башланды. Шулай ук көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертү буенча эш дәвам итә. Якындагы чорда һава торышы кыр эшләрен оешкан рәвештә үткәрү өчен уңай күрсәтә. Кыр эшләренә әзерлек район җитәкчелеге тарафыннан даими контрольдә тотыла.