"Энергетик" мәдәният сараенда хисап концертлары узды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе
"Энергетик" мәдәният сараенда «Пушкин картасы» программасының «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына, Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында Халыклар тынычлыгы һәм дуслыгы елына багышланган "Һәрвакытта да бердәмлектә һәм дуслыкта» һәм «Дөньяга игелек күзләре белән кара» дип аталган хисап концертлары узды. "Энергетик" мәдәният сараеның төп сәхнәсендә яшь зәйлеләргә үзләренең иҗади номерларын «Улыбка » "Магия", "Азаль" һәм "Мирас" хореография ансамбльләре бүләк итте, коллективлар узган иҗат сезонында ирешкән казанышларын күрсәттеләр. Концертларда коллективларның иң якты, патриотик, халык, заманча номерлары, аерым чыгышлар, дуэтта башкару, массакүләм номерлар тәкъдим ителде. «Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренчә "Пушкин картасы " - ил масштабындагы инновацион проект, ул безнең муниципаль район территориясендә дә үсеш ала. Төп максат-яшьләрне илебезнең классикасы һәм мәдәнияте белән таныштыру. Коллективның һәр әгъзасы тамашачыларга чыгышлары аша үз күңел җылысын бирде. Барлык коллективларга яңа уңышлар һәм казанышлар, иҗади илһам телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International