ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле районыбыз мөселманнары! Чын күңелдән изге дини бәйрәбебез – Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Ураза бәйрәме – изге Рамазан аен тәмамлаучы, ислам динен тотучыларның олы дини бәйрәмнәренең берсе.
Май бәйрәмнәре алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары Татарстан Республикасы һәм Зәй муниципаль районы җитәкчелегеннән барлык буыннарны берләштерүче иң кадерле Һәм изге бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлауларны кабул итә башладылар!
Экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары кысаларында 20 апрель көнне М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбендә «Яран – бүлмә гөле» чарасы үткәрелде.
20 апрельдә кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, шәһәр һәм район хәрби комиссары Айрат Фоат улы Әгъләмҗанов, «Җылы Зәй» фонды башкарма директоры Марат Факил улы Кыямов, "Чернобыльчеләр союзы" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Александрович Хватков һәм керәшен җәмгыяте җитәкчесе Валентин Александрович Атласов белән очраштылар.
Бүген "Серле әкият" балалар бакчасының урта төркемендә "Сыерчык оясы" акциясе узды!
18 нче апрельдә Зәй 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 6-8нче сыйныф укучылары «Чиста шәһәр» экологик марафонында катнаштылар.
17 нче апрельдә Зәйнең 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары чүп-чарны аерым җыю буенча экологик акциядә катнаштылар.

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе
19 апрельдә «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында район җитәкчелеге һәм «Җылы Зәй» хәйрия фонды инициативасы белән 2023 елның 10 апреленнән районда узган «Халык бердәмлегендә – ил бердәмлеге» хәйрия марафонына йомгак ясалды.
19 апрельдә Югары Баграж авылында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий фатихасы белән иске Троица чиркәүен торгызу эшләрен башлау турында карар кабул ителде.
Бүген район хакимиятендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International