Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә «Халык бердәмлегендә – ил бердәмлеге» - хәйрия марафонына йомгак ясалды
2023 елның 19 апреле, чәршәмбе
19 апрельдә «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында район җитәкчелеге һәм «Җылы Зәй» хәйрия фонды инициативасы белән 2023 елның 10 апреленнән районда узган «Халык бердәмлегендә – ил бердәмлеге» хәйрия марафонына йомгак ясалды. Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы зәйлеләргә битараф булмаганнары һәм гуманитар ярдәм оештыруда активлыклары өчен рәхмәт белдереп мөрәҗәгать итте һәм предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә һәм районның актив яшәүчеләренә мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды. "Бүген, авыр вакытта, бу изге эштә һәркемнең катнашуы мөһим. Хәйрия марафоны вакытында җыелган барлык акчалар мобилизацияләнгәннәргә һәм Лисичанск халкына ярдәмгә юнәлтеләчәк"- диде район башлыгы чыгышын тәмамлап. «Җылы Зәй» мобилизацияләнгәннәргә ярдәм хәйрия фондының башкарма директоры Кыямов Марат Факил улы да хәрбиләргә ярдәмдә катнашучы барлык халыкка рәхмәт белдерде. Марафон программасында Ватанга һәм аның яклаучыларына багышланган җырлар һәм биюләр яңгырады. Чыгыш ясаучылар арасында аерым башкаручыларның, сәнгать мәктәбе, хореография ансамбльләре, «Энергетик» мәдәният йорты концерт төркеменең һәм Зәй ГРЭС иҗат коллективының номерлары күрсәтелде. Гуманитар ярдәмне формалаштыру буенча эш дәвам итә, май башына районнан чираттагы партия әзерләнә. Һәр кешенең үз фронты бар. Якташларыбызга бердәмлек, ярдәмчеллек, игелеклелек һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерәбез.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды
17 апрельдә Зәй районы мәшгульлек үзәгендә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты". Быел чара инде өченче тапкыр узды, һәм аның төбәк этабы бөтен Россия буенча ике меңнән артык мәйданчыкны колачлады.
Көрәш буенча Россия чемпионаты узды
2026 елның 16-19 апрелендә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
Зәйлеләр җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты
18 апрельдә Казанның «Корстон» кунакханә комплексында Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
16-19 апрель көннәрендә Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында 18 яшькә кадәрге (2010-2011 еллар) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз