17 нче апрельдә Зәйнең 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары чүп-чарны аерым җыю буенча экологик акциядә катнаштылар. Акция барышында өч төр буенча бүленгән күп санлы чүп – чар җыюга ирешелде: пластик, кәгазь, пыяла. Җыелган барлык икенчел чимал эшкәртүгә җибәреләчәк. Шулай итеп, мәктәп экологик хәлне яхшыртуга һәм табигый ресурсларны саклауга үз өлешен кертә. Мондый акцияләр ярдәмендә укучылар калдыкларны аерым җыюга кушылалар, бу хакта әти-әниләренә һәм дусларына да сөйлиләр.