Хөрмәтле районыбыз мөселманнары! Чын күңелдән изге дини бәйрәбебез – Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Ураза бәйрәме – изге Рамазан аен тәмамлаучы, ислам динен тотучыларның олы дини бәйрәмнәренең берсе.
Бу бәйрәм дин тотучыларны исламның әхлакый һәм рухи нигезләре булган – гаделлек, гоманлылык, тормышны ярату, башкаларга мәрхәмәтле булу һәм якыннарыңны кадерләү кебек рухи кыйммәтләргә өнди. Гасырлар дәвамында Ураза бәйрәме яхшы эшләр башкару, мохтаҗларга ярдәм итү белән билгеләнә. Бүген Татарстанның мөселман өммәтеннән булган халкы, шул исәптән безнең район мөселманнары да гражданлык позициясен, җәмгыятьтә конфессияара татулык һәм хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим рольне уйныйлар, ә рухи мәгърифәтчелек эшчәнлеген актив алып бару замана яшьләрен тәрбияләүдә, толерантлыкны һәм халыклар арасында аңлашып яшәүне тәэмин итүгә булышлык итә.
Ураза бәйрәме һәр йортка шатлык һәм бәрәкәт алып килсен, сакланучы рухи кыйммәтләр үсеп килүче буынга кыйбла бирүче һәм халыклар бердәмлеген ныгытуга ныклы нигез булып торсын, туган районыбыз, республикабызның чәчәк атуына китерсен.
Ихлас күңелдән Сезгә сәламәтлек, изгелек, тынычлык телим!