«Чиста шәһәр» марафоны

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

18 нче апрельдә Зәй 4 нче урта гомуми белем мәктәбенең 6-8нче сыйныф укучылары «Чиста шәһәр» экологик марафонында катнаштылар. Балалар мәктәп территориясен төзекләндерүдә генә түгел, Зәй шәһәре урамнарында да уңышлы эшләделәр. Аларның тырышлыгы белән Комсомол урамы һәм Никифоров урамындагы ишегалды яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылды. Мондый чараларда катнашу укучыларның экологик аңын, яшеллеккә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә ярдәм итә, туган шәһәр урамнарында чисталыкны сакларга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International