Экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары кысаларында 20 апрель көнне М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбендә «Яран – бүлмә гөле» чарасы үткәрелде. Күп еллар инде мәктәптә яран гөлләренең төрле сортлары устерелә. Ел әйләнәсендә алар үзләренең төрле төстәге матур чәчәкләре белән күзләрне сөендерә. Балалар ел әйләнәсендә гөлләрне тәрбияләп торалар. Яз көне гөлләр чәчәк газоннарына утыртыла. Җәй көне тагын да матурланган яраннар башка чәчәкләр белән берлектә балаларны яңа уку елында каршы ала.