Май бәйрәмнәре алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары Татарстан Республикасы һәм Зәй муниципаль районы җитәкчелегеннән барлык буыннарны берләштерүче иң кадерле Һәм изге бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлауларны кабул итә башладылар.
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучы Моисеева Анна Ивановна, Мачтаков Леонид Яковлевич, Лыкова Валентина Лукьяновнага бүләк җыелмалары тапшырдылар.
Ветераннар фронт истәлекләре белән уртаклаштылар, яшь буынга үгет-нәсихәт бирделәр, кайгыртулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
"Якты май бәйрәмнәре безнең һәрберебез өчен горурлык чыганагы булып хезмәт итсен, йөрәкләрне шатлык һәм яшәргә теләк белән тутырсын иде! - диләр алар сөенеп.