Һәлакәтләр булмасын өчен

2012 елның 9 июне, шимбә

7 июньдә Зәйдә тимер юлны аркылы чыгу урынында Круглое Поле тимер юл башлыгы урынбасары Рамил Ибраһимов белән очрашу булды.
Круглое Поле тимер юлы җитәкчелеге юлларда килеп туган хәвеф-хәтәрләр һәм һәлакәтләр өчен борчыла. Төрле чаралар куллануга карамастан, юл куркынычсызлыгы торышы канәгатьләнерлек түгел. Ел башыннан автотранспорт йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны күпкә арткан. 63 кеше зыян күргән, шуларның 23е үлгән. Пассажир һәм шәһәрара поездларның автотранспорт белән бәрелешү очраклары да бар.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган автотранспорт йөртүчеләр гаебе белән юлларда күпме һәлакәтләр ясала, күпме кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә тимер юл җитәкчелеге юл аркылы чыкканда кисәтүче светофор сигналларына аеруча игътибарлы булуны сорый.
Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: тимер юл аша чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен бозган кеше 500 сум күләмендә штрафка тартыла яки 3 яисә 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Әгәр мондый төрдәге кагыйдәләрне бозу кабатланса, машина йөртү таныклыгы бер елга алына. Бу турыда мәгълүматны ДАИ башлыгы Вадим Васильев җиткерде.
Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Павлова әлеге акциядә волонтерлар белән катнашты. Алар тимер юлда тукталган машина йөртүчеләргә махсус билгеләр таратты, юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйм дип имза куйдырдылар.
Бездә күзәтү алып барыла торган 5 тимер юл аша чыгу урыны исәпләнә, ә районда барлыгы - 14. 126нчы тимер юл аркылы бик күп автомашина уза. Шуңа күрә биредә күпер салу планлаштырыла.
Акциядә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәй районы буенча иҗтимагый ярдәмчесе Клара Га-бидуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International