Ике ел элек үткәрелгән әлеге кампаниядә шәһәр-районда 200ләп кеше катнашты. Исәп алу бүлеге мөдирләре, сан алу буенча уполномоченныйлар, инструкторлар һәм сан алучылар үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үтәде. Шуның 57се дәүләт бүлегенә лаек булды. Бу мөһим эш бездә зур оешканлык белән башкарылды.
– Һәркайсыгыз бу эштә зур тырышлык күрсәтте, хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде ул, бүләкләнүчеләрне тәбрикләү тантанасында.