“Биш елда 7 ФАП модульле бинага алмаштырылачак”

2012 елның 4 мае, җомга

Ул шәһәр һәм авыл подпрограммаларыннан тора. Әлеге программаның авыл җирләрендә яшәүчеләргә юнәлтелгән өлеше безнең район җирлегендә ни дәрәҗәдә үтәлүен белү ниятеннән район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуровка мөрәҗәгать иттек.
– Владимир Иванович, статистика мәгълүматлары буенча, авыруның катлаулы стадиядә ачыклану очраклары күбесенчә авыл җирләрендә яшәүчеләргә туры килә. Районда авыруны башлангыч чорда ачыклау буенча нәрсәләр эшләнә? Максатчан республика программасы ничек үтәлә?
– Нәкъ менә авыруны башлангыч чорда ачыклау һәм төрле хәлләрдә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәр авылда фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) яки медицина йорты хуҗалыгы булдыруны максат итеп куйды. Программаны үтәү йөзеннән, медпунктлар булмаган авыллар, төзекләндерү таләп ителгән ФАПлар исемлеге төзелде. Республика халкының 25 проценты авылларда яши. 3172 торак пунктның 40 процентында ФАП юк. Безнең район халкының 24,3 проценты – авыл кешеләре. Аларга 53 ФАПта беренче медицина ярдәме күрсәтелә. 4 бина авария хәлендә, 12сенә капиталь төзекләндерү таләп ителә. Районда бер ФАПка уртача 300 кеше туры килә. Аларның фельдшерлар белән тәэмин ителеше 94 процент тәшкил итә. 7,5 процент персонал – пенсия яшендә.
Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүдә без медицина хезмәткәрләре белән килешүләр нигезендә эшлибез. Авыл кешеләренең сәламәтлегенә килгәндә, бу районда да актуаль проблемаларның берсе булып тора. Чөнки авылда туучылар саны шәһәрдәгегә карый азрак, ә үлүчеләр саны бермә-бер артык. Соңгы өч елда гына да авыл халкы 827 кешегә кимеде, ә туучылар саны – 192. Шәһәрдә исә киресенчә. Шул ук вакытта авыл кешеләре арасында теге яки бу авыру белән исәптә торучылар саны, шәһәр белән чагыштырганда, күпкә ким. Бу авыруны башлангыч чорда ачыкламау белән бәйле. Шуңа күрә без хәзер беренче медицина ярдәмен авыл халкы өчен уңайлы, сыйфатлы һәм нәтиҗәле итәргә тырышабыз. Әлеге максатта районда “Сәламәтлек поезды” акцияләре уздырыла, урыннарга чыгып табиблар диагностик тикшерүләр үткәрә, ә үзәк дәваханәдә авыл кешеләре өчен “яшел талон” системасы кертелде, ягъни әлеге талон белән килүче кеше табиб тарафыннан беренче чиратта кабул ителә.
– Беренче медицина ярдәме күрсәтүдә нинди проблемалар белән еш очрашырга туры килә? Алар ничек чишелә?
– Районда 82 торак пункт исәпләнә, аларда 15917 кеше яши. Әлбәттә, 53 ФАП өчен бу аз сан түгел. Аларның кайберләрендә хезмәт күрсәтү өчен шартларны тиешле дәрәҗәдә дип әйтеп булмый. Шул сәбәпле, без максатчан республика программасы кысаларында аеруча начар хәлдәге ФАПларны төзекләндерү өчен исемлек әзерләдек. 5 ел эчендә райондагы 7 ФАПны модульле бинага алыштыру планлаштырыла. Болар – нигездә 70 процент тузган биналар. Агымдагы ел дәвамында беренчеләрдән булып Аксар һәм Түбән Биш ФАПларын яңага алыштыру күздә тотыла. Ә инде ФАПлардан беренче ярдәм алырга ераграк урнашкан торак пунктларда район буенча 20 урында медицина хуҗалыгы йорты булдырылды.
– Киләчәктә авыл халкына беренче медицина ярдәме күрсәтүне тагын да уңайлы итү өчен нинди планнар билгеләнә?
– Алга таба районны 7 участокка бүлү күздә тотыла, ягъни без 7 база булдырып, аларны гомумпрактика табиблары белән тәэмин итәргә исәплибез. Һәм әлеге базаларга кечерәк ФАПларны беркетү планлаштырыла. Мондый үзәкләштерелгән пунктлар авыл җирләрендә яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне тагын да нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бирәчәк. Әлбәттә инде, аларны транспорт белән тәэмин итү карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International