Әлеге китапта мәктәп тарихы, Урта Пәнәченең хөрмәткә лаек кешеләре, репрессия корбаннары, сугышта һәлак булганнар, анда катнашканнар, сугыш чоры балалары, әфган сугышы ветераннары турында язмалар, кайбер авылдашларының шигырьләре, күпсанлы фоторәсемнәр урын алган. Авторга китапны әзерләүдә хезмәт ветераны Нина Данилова ярдәм итте.