Яшьләр битараф түгел

2012 елның 4 мае, җомга

Бу мөһим эшкә яшьләр дә теләп кушылды. Күптән түгел “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданга “Бурычыңны түлә”, “Күршең коммуналь хезмәтләр өчен түләдеме?”, “Син башкаларга комачаулыйсың”, “Түләмәүчеләргә – юк!” һ.б. шундый лозунглар күтәргән яшьләр һәм шәһәр мәктәпләре волонтерлары, мәйданга чыгып, төрле хәрәкәтләр ясап, түләмәүчеләргә карата ризасызлык белдерде. Бу – коммуналь тармакта булган шундый тискәре күренешләр, проблемаларга яшьләр дә битараф түгел дигән сүз. Яшьләр идарәсе әлеге җәһәттән мондый эшчәнлекне тагын да җәелдерергә уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International