Чәчү тәмамланды, эш дәвам итә

2012 елның 23 мае, чәршәмбе

22 майда алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы барлыгы – 25400, корткычларга каршы 5800 гектарда эшкәртелгән. Чәчүлекләрне тырмалау эше дә дәвам итә.

Әлеге фотосурәттә сез “Агрохимсервис” АҖ механизаторы Владимир Елисеевны “Амазон” агрегаты белән шикәр чөгендере басуында чүп үләннәренә каршы эшкәртүдә күрәсез. Ул бу эшне бүлекчәдән бүлекчәгә, басудан басуга күчеп башкара.

– Менә инде ике көн “Восток” агрофирмасы басуларында эшлим. Көненә 150-180 гектар чәчүлеккә “агу” сиптерәм. Бу хезмәткә куелучы барлык технологик таләпләрне үтәргә тырышам, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International