Мөһим карарлар кабул ителде

2012 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Контроль-хисап палатасының 2011 елда эшчәнлеге көн тәртибендә каралган беренче мәсьәлә иде.

Депутатлар муниципаль милек һәм дәүләт милкендәге җир участоклары өчен әҗәтләр һәм пениларны кайтарып булмый торган итеп тану һәм гамәлдән чыгару тәртибе, шулай ук җирләрне җирле әһәмияткә ия аерым саклаудагы территорияләр җирләренә кертү, муниципаль районда аерым саклаудагы территорияләрдән файдалану тәртибе турында положениеләрне расладылар, район Советы тарафыннан элек кабул ителгән кайбер карарларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Алар – “Өч һәм аннан да күбрәк балалы гражданнарга торак, дача төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм бакчачылык белән шөгыльләнү өчен бушлай бирелүче җир участокларының күләмен билгеләү турында” (№ 139, 14 декабрь, 2011 ел), “Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик” муниципаль максатчан программасы турында” (№ 152, 20 гыйнвар, 2012 ел), “Муниципаль районның 2012 һәм 2013-2014 елларга бюджеты турында” карарлар.

Утырышта шулай ук муниципаль район Уставына, муниципаль хезмәт турында положениегә үзгәрешләр кертү турында карарлар кабул ителде.

Депутатлар муниципаль хезмәт турында положениегә шәһәр прокуратурасы протесты, муниципаль хезмәт вазифалары исемлеге, муниципаль район территориясен санитар чистартуның генераль схемасы, муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасы турында мәсьәләләрне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте.

Район башлыгы, тикшерелгән мәсьәләләр буенча чыгыш ясап, карарларның мөһимлеген ассызыклады, аларның кайберләренә аерым тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International